news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Концлагерьчылар”: Буа театры эскиздан спектакль үстергән

“Концлагерьчылар” – Удмуртия драматургы Валерий Шергинның утопик сатиралы пьесасы.

“Концлагерьчылар”: Буа театры эскиздан спектакль үстергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә “Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Камал театрының Кече залында Буа татар дәүләт драма театры “Концлагерьчылар” спектаклен күрсәтте. Режиссеры – Тимур Кулов, тумышы белән Чаллыдан булган Мәскәүдә яшәүче яшь режиссер.

“Концлагерьчылар” – Удмуртия драматургы Валерий Шергинның утопик сатиралы пьесасы.

Вакыйга ябык республикада бара. Монда тышкы дөнья белән элемтәләр юк, акча юк, хәтта хатын-кызлар да юк. Яшәү формуласы бик гади - “Урындык, өстәл, чәйнек, телевизор булгач, тагын ни кирәк”

Төп герой – Федот. Аның хакимият билгеләгән хатыны бар. Чынлыкта ул ир-ат. Әмма аны Федотның хатыны итеп билгеләгәннәр. Кызлары да чынлыкта малай кеше. Федот кеше тормышына тыкшынмыйча тыныч кына яшәсә дә, ирек турында хыяллана һәм төннәрен качу юлы казый. Хакимият аңа “Тугрылык өчен медале” тапшыра һәм вакытлыча торак пунктының хуҗасы итеп калдыра. Шулвакытта алар өендә “Ирекле Әгерҗе”дән Сталкер пәйда була һәм аларны бу ябык илдән коткарырга вәгъдә бирә. Шунысы гаҗәп: ирекле Әгерҗедән килгән Сталкер бары тик русча гына сөйләшә.

Спектакльнең бер өлеше эскиз буларак, Буа театрында үткән “Буа талиясе” лабораториясендә күрсәтелгән иде. Уңышлы эскизны җитәкчелек спектакль буларак үстерергә карар итте.

Казанга спектакльне карарга аның авторы Валерий Шергин да килгән иде. Әмма кичәге спектакль, артистларның уңышлы уены билгеләп үтелсә дә, тамашачыда уңыш казанмады. Моны театр белгече Олег Лоевский табигый дип аңлата. “Мин эскизлар белән мавыгып, заманча театрга ниндидер зыян салдыммы әллә? Штамплардан котылу театр мәктәбен югалту да түгелме дип уйлый башлыйм”, - диде ул һәм ни өчен яхшы эскизның яхшы спектакль була алмавын аңлатты. “Эскиздагы эмоцияләр спектакльгә җитми. Аңа башкача караш кирәк”, - диде ул.

Буа театрының абсурд спектакленең алдагы язмышы әлегә билгесез.

Бүген “Һөнәр” фестивален Минзәлә театрының “Яшенле яңгыр” спектакле дәвам итә. Режиссеры – Зиннур Сөләйманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100