news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Концертка Кыш бабай белән Кар кызы да килде

Концертка Кыш бабай белән Кар кызы да килде

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Казан Яшьләр үзәгенең концерт залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Рәфыйк Таҗетдинның «Татарстан — дуслык һәм җыр иле» дип исемләнгән яңа ел концерт-тамашасы узды.

Тамашаны Кыш бабай белән Кар кызы башлап җибәрде. Алар залда утыручыларны җырлатып, аларга күңелле призлар өләште. Әлеге персонажларны башкарган Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров белән яшь җырчы Ләйсән Сөләйманова концертны да шулай ук җанлы итеп алып барды. Концертта исә күпчелек Рәфыйк Таҗетдинның көйләренә язылган җырлар яңгырады.

Рәфыйк 1961 елда Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган. Казан дәүләт сәнгать институтын тәмамлап, әлеге көндә дә шунда студентларны балалайка музыка коралында уйнарга өйрәтә. Рус балалайкасында оста уйнаучы татар егете Франция, Германия, Италия илләрендә Гран-при яулауга ирешкән. Бу концертында да ул тамашачыны балалайка, баян һәм курайда татар һәм рус көйләрен виртуоз башкаруы белән сокландырды. Шуны да әйтеп узасы килә, тамаша ике телдә алып барылды. Энергетиклар бәйрәме уңаеннан кичәгә «Спрайт» ябык акционерлар җәмгыяте коллективы да чакырылган иде. Рәфыйк Таҗетдин әйтүенчә, Яңа ел алды концертлары һәм аларның ике телдә алып барылуы инде традициягә әверелеп килә.

Концертта «Болгар кызлары» ансамбле, «Сәйдәш» бию театры коллективлары чыгыш ясады. Баянчы Әбүзәр Фәйзуллин рус һәм татар көйләрен башкарды. Татарстанның атказанган артисты Марина Собкова исә рус һәм инглиз телләрендә җырлады.

Гомумән алганда, Р.Таҗетдинның концерт репертуары мәхәббәт һәм әти-әнигә багышланган, шулай ук патриотизм рухындагы җырлардан тора. Музыкантның Чаллыда яшәүче әнисе дә сәхнәгә менеп балаларына багышланган җыр башкарды. Ә тәнәфестә исә тамашачылар рәхәтләнеп чыршы янында биеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100