news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контрольдагы 405 мәктәп автобусының һәркөн 60лабы “ГЛОНАСС” иярченле навигация системасы буенча элемтәгә чыкмый

Элемтәгә чыкмаган мәктәп автобусларының ул көнгә дигән чыгымнары республика бюджетыннан районга биреләчәк дотация акчасыннан “кисеп” калыначак

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта республикада "Мәгариф" илкүләм өстенлекле программасы буенча алынган 347 мәктәп автобусы 297 база мәктәбенә 357 төр маршрут буенча, 131 мәктәп үзлектән укучы балаларны ташу белән мәшгуль, ләкин бу яктан тулы тәртип дип булмый. Мәсәлән, рейска чыгар алдыннан узарга тиешле медицина тикшерүе таләпләргә туры килмәгән, рульдәгеләрнең квалификациясе түбән булган, район хакимияте Башкарма комитетларының юл шартларын тикшереп, аннан файдаланырга ярау-ярамау турында чыгарылган нәтиҗә язуыннан башка гына, хәтта техник тикшерү узмаган килеш балалар ташыган, автобуслар гаражга куелмаган һ.б. очраклар ачыкланган. Хилафлыклар буенча 150 мең сумнан артык суммада штраф салынган. Республика ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре балаларны автобуста мәктәпкә ташуда куркынычсызлык тәэмин итүдәге җитешсезлекләр буенча мәктәпләргә карата 14 административ эш ачкан,  11 эш - мәктәп директорларына карата. Иң аптыратканы – контрольдагы 405 мәктәп автобусының һәркөн 60лабы “ГЛОНАСС” иярченле навигация системасы буенча элемтәгә чыкмый, сәбәпләре хакында да хәбәр юк. Мондый җитешсез яклар белән республиканың Чистай, Биектау, Чүпрәле, Лениногорск, Кукмара, Балтач, Әгерҗе, Теләче, Нурлат районнары башкалардан аерылып тора.

Татарстан муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендәге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгының беренче урынбасары Борис Смирнов республикада укучы балалар ташуның шундый җитешсез якларын санап күрсәтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең карамагына бирелгән 200 автобусны харап итте, дип, инде бу хәлгә аңлатма бирүләре таләбе белән Ш.Гаффаров муниципаль җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Аның кисәтүенчә, элемтәгә чыкмаган мәктәп автобусларының ул көнгә дигән чыгымнары республика бюджетыннан районга биреләчәк дотация акчасыннан “кисеп” калыначак. Ә инде хакимият башлыкларына ул таләпләр үтәлешендә җитешсезлекләр буенча эшләрне суд һәм прокуратурага җиткерергә киңәш итте.

Б.Смирнов тәкъдиме буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мәктәп автобусларында балалар ташуны оештыру функциясен һәм шуның буенча дәүләт заказы үтәлешен тулысынча әлеге министрлык карамагына тапшыру, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына заказчы ролен гына калдыру турында килеште. Искәртеп үтәбез: быел 1 автобусны карап тоту республика бюджетына 46 мең сумга төшә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100