Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда энергетиклар сатуны күзәтү бурычы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнде
Татарстанда тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны күзәтү бурычын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләделәр.
Төбәк Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Ведомствога мондый вәкаләтләр федераль законнар нигезендә бирелә.
Аерым алганда, Дәүләт алкоголь инспекциясе энергетиклар сату өчен файдаланыла торган биналар территориясендә балалар, мәгариф, медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган оешмалар бармы-юкмы, шулай ук яшьләр өчен массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар уздырган вакытта спорт объектларында һәм җәмәгать урыннарында энергетикларның сатыламы-юкмы икәнен контрольдә тотачак.
Моннан тыш, ведомство алдында әйләнештән алынган яки яраклылык вакыты чыккан энергетик эчемлекләрне сату очракларын мониторинглау бурычы тора. Шулай ук инспекция сәүдә нокталарының тиешле дәүләт мәгълүмат системасында энергетиклар сату күләме турында 30 календарь көн эчендә закон буенча хисап тотуын тикшерәчәк.
Быелның язында РФ Дәүләт Думасы балаларга энергетиклар саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф салу турында закон кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз