news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә контрактникларны хәрби частьләргә һәм Африка корпусына озаттылар

Бөгелмәдә контрактникларны хәрби частьләргә һәм Африка корпусына озаттылар

Бөгелмә хәрби комиссариатында Россия Федерациясе Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарны хәрби хезмәткә озаттылар.

Контрактникларның берсе – Башкортстанда яшәүче ир-ат – Көньяк хәрби округын хәрби частена китте. Әзерлек узганнан соң ул махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәүгә керешәчәк.

Тагын ике ир-ат (алар Бөгелмәдән һәм Мәскәү өлкәсеннән) Африка корпусында хезмәт итәчәк.

Контрактникларның берсе, Бөгелмә кешесе, 2024 елда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган.

Тантанада җирле үзидарә органнары, руханилар, иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты. Шәһәр һәм район җитәкчелеге исеменнән булачак хәрбиләргә Подгорный авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ирина Архипова мөрәҗәгать итте.

Чыгыш ясаучылар арасында дин әһелләре, диаспора вәкилләре һәм кадет интернат-мәктәбе директоры Александр Крайнов та бар иде. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан капитан Эдуард Вәлиев булачак хәрбиләргә гамәли киңәшләр бирде һәм уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарны чираттагы партиясен 3 апрельдә озатачаклар.

Материал Светлана Андреева катнашында әзерләнде

Фотолар: Бөгелмә районы хәрби комиссариаты

news_right_1
news_right_2
news_bot