news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контрактчы хәрбинең алты балалы хатыны Татарстан күрсәткән ярдәм турында сөйләде

Контрактчы хәрбинең алты балалы хатыны Татарстан күрсәткән ярдәм турында сөйләде
Фотоны Светлана Заһидуллина тәкъдим итте

Кама Тамагында яшәүче Фатыйховлар гаиләсе башлыгы тугыз ай элек хәрби хезмәткә контракт төзегән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Әлегә бер тапкыр да ялга кайтмады, — ди аның хатыны Рәмзия, — әмма даими рәвештә элемтәгә чыга, шуңа күрә без аның анда ничек сугышканын беләбез, ә ул безнең эшләр ничек барганны белеп тора».

Фатыйховлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Иң олысына 13, ә иң кечкенәсенә 4 яшь. Балалар мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри.

«Без балалар бакчасына йөрү һәм балаларны мәктәптә ашату өчен түләүдән азат ителдек. Олы улыбыз кадет интернат-мәктәбендә укый. Аны быел күчердек, әтисе махсус хәрби операциядә чакта янәшәсендә ир-ат тәрбиячеләр һәм кырыс педагоглар булса яхшырак булыр, дидек», - дип уртаклашты хәрбинең хатыны.

Җәен балаларның өчесе «Аргамак» лагерендә бушлай ял иткән, аларга анда бик ошаган. Хәрбинең беренче сыйныфка баручы кызына исә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында комплектланган мәктәп букчасы бүләк иткәннәр.

Моннан тыш, быел гаилә тәрәзәләр алыштырырга булган. Икесен урнаштырганнар, ә өченчесен оста куймаган, башта йортның ян як дивары астындагы нигезне ныгытырга киңәш иткән. Материаллар инде сатып алынган, Фәтыйхова әлегә эшчеләр эзли.

«Шулай булгач, эшче куллар — фундамент сала һәм диварны тигезли алырдай кешеләр кирәк. Башка эшләрне без балалар белән үзебез дә эшлибез», — ди ул.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800)-222-59-00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Светлана Заһидуллина катнашында әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100