news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда контракт хезмәтенә ярдәм өчен пикетлар узды

Казанда контракт хезмәтенә ярдәм өчен пикетлар узды
Фото: © Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

Татарстан башкаласында, шәһәрнең төп җәяүлеләр локация урыннарында, контракт хезмәтенә ярдәм өчен бүген пикетлар уза. Волонтерлар һәм сайлап алу пунктлары вәкилләре Казан халкына контракт буенча хезмәт шартлары һәм ташламалары турында сөйләде.

«Акция мәгълүмат бирү-агарту максатында уза: без контракт хезмәтенең барлык ташламалары, түләү һәм үзенчәлекләре турында сөйләргә телибез», — дип белдерә сайлап алу пункты инструкторы, кече сержант Владислав Михайлов.

Фото: © Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»

Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә үтеп баручылар нинди акция узуы һәм ни өчен уздырылуы белән кызыксына. Күбесе — 30 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай да яшьрәкләр дә пикет турында сораштыра икән.

Акция бүген Казанның берничә локация урынында старт алды: «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, Бауман һәм Петербург урамнарында, шулай ук Мәскәү базарыннан ерак түгел ноктада. Чара иртәнге сәгать 8дә башланды һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон көне буе 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100