news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контракт төзүчеләр һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик һәм социаль ярдәм күрсәтелә

Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә граждан РФ Кораллы көчләре хәрби хезмәткәре статусын ала. Бу статус билгеле бер льготалардан файдалану хокукы бирә, дип хәбәр иттеләр ТР хәрби комиссариатында.

«Татарстанда контракт төзегән гражданнарга региональ ярдәм чаралары күрсәтелә. Ярдәмне шулай ук аларның гаилә әгъзалары дә ала. Хәрби хезмәткәр, үзе Ватанны саклаган чакта, аның гаиләсе турында кайгыртачакларына ышана ала», - дип сөйләде Казандагы контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Гаиләләргә бушлай юридик һәм психологик ярдәм, контрактчының өлкән яшьтәге туганнарына социаль ярдәм күрсәтеләчәк, балаларга балалар бакчасында урыннар биреләчәк, ә мәктәп укучылары һәм көллият студентлары бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк.

Моннан тыш, хәрби хезмәткәр кредит каникуллар һәм югары уку йортларында балаларын укыту өчен бюджет урыннар, шулай ук бушлай медицина хезмәтләре, дарулар һәм медикаментлар, 20 ел хәрби хезмәттән соң хәрби пенсия хокукын өмет итә ала.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә Сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел. 8843 221 44 52
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100