news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контракт нигезендә урта һөнәри белемлеләр дә хезмәт итә алачак

Моңа кадәр әлеге мөмкинлек югары белемлеләргә генә бирелгән.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Контракт нигезендә хәзер урта һөнәри белемле егетләр дә хезмәт итә алачак. Бу хакта "Яңа Гасыр" каналындагы "Таяну ноктасы" тапшыруында Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комисары Алмаз Борһанов хәбәр итте.

"Моңа кадәр контракт нигезендә югары белемле егетләр генә хезмәт итә ала иде. Быел яңа карар чыгачак һәм аның нигезендә урта һөнәри белемле егетләр дә әлеге система буенча хезмәт итә алачак", - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100