news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Контракт документлары рәсмиләштерелгәч,Внешэкономбанк “Аммоний” проектын финанслый башлый

Бу хакта Внешэкономбанк рәисе урынбасары Анатолий Балло хәбәр итте

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Менделеевскида төзелүче Аммиак, метанол һәм карбамид производствосы комплексы Татарстанда дәүләт-бизнес хезмәттәшлегендә гамәлгә ашырылучы эре проектларның берсе. Проект күләме 1 млрд. долларга якын. ТР Хөкүмәтеннән тыш, май аенда аны финанслауга Внешэкономбанк һәм РФ Инвестиция-венчур фонды, чит илләрдәге партнерлар да кушылды. Бүген “Биек Тау” логистика паркы ачылышыннан соң журналистлар белән әңгәмәдә Внешэкономбанк рәисе урынбасары Анатолий Балло хәбәр иткәнчә, “Аммоний” проектын акционерлар акчасына финанслау инде башланган. Хәзер проектның контракт документларын әзерләү бара. “Бу документлар рәсмиләштерелеп бетү белән, Внешэкономбанк та финанслауны тулы күләмдә башлап җибәрәчәк”,- дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, документларны рәсмиләштерү ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100