Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Контракт буенча хезмәт итү халык мәшгульлеге мәсьәләсен чишүнең иң яхшы юлы - Алексей Песошин
Аның фикеренчә, контракт буенча армиядә хезмәт итү шартлары турында активрак сөйләргә кирәк
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүгенге хезмәт базары шартларында Татарстан Республикасы кешеләренә контракт буенча хезмәт итү һәм аны үткән вакытта тиешле ташламалар турындагы мәгълүматны җиткерергә кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин.
"Хезмәт базарындагы вазгыятьне истә тотып, халыкның бер өлешен лаеклы шартларда контракт буенча хезмәт итүгә кызыксындыру республика халкының мәшгульлек мәсьәләсен чишүнең иң яхшы юлы", - диде ул. Ул ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль башкарма комитет, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждение җитәкчеләренә контракт буенча хезмәт итү турындагы мәгълүматны таратырга кушып мөрәҗәгать итте.
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, язгы чакырылыш вакытында республикадан 1,2 мең кеше контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп ителергә тиеш. Шул ук вакытта кайбер районнарда коммерция нигезендә хезмәткә алу проблемасы бар.
"Бу хакта күбрәк сөйләргә, ташламалар барлыгын әйтергә кирәк", - диде ул утырыш барышында. С.Погодин искәрткәнчә, 2015 елгы язгы чакырылыш кампаниясендә Татарстанда РФ Кораллы көчләрендә сроклы, төгәлрәге, 1 ел хезмәт итү өчен 4 мең егет чакырылырга тиеш. Беренче чиратта, игътибар югары һәм урта махсус белем бирү йортларын тәмамлаучыларга бирелә.
"Чакырылыш кампаниясе оешкан төстә узарга тиеш. Куелган бурычны үтәү өчен чакырылыш яшендәге егетләр җитәрлек. Аны уңышлы башкарып чыгуга шикләнмим", - дип йомгаклады сүзен Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз