news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны арткан

Кораллы көчләр тарихында беренче тапкыр контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләр саны чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләр саныннан артып киткән.

Контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны арткан
архив/Регина Гумарова

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Контракт буенча хәрби хезмәт итәргә китүчеләр ике тапкырдан да күбрәккә арткан. Бу хакта Татарстанның Министрлар кабинетында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

“Президент указы нигезендә контракт буенча сержант һәм рядовой составында хәрби хезмәт үтүчеләр саны ел саен артырга тиеш. Моның өчен контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатлар кабул итүнең яңа системасы эшләнде. Бу куелган максатка ирешергә мөмкинлек бирде. Контракт буенча хәрби хезмәт итәргә китүчеләр ике тапкырдан да күбрәккә артты”, - диде Сергей Погодин.

“Кораллы көчләр тарихында беренче тапкыр контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр саны чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләр саныннан артып китте”, - диде Сергей Погодин.

  • Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100