Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Контракт буенча хезмәткә ярдәм өчен Татарстанда бүген концертлар һәм пикетлар уза
Казанның берничә локация урынында — «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, Бауман һәм Петербург урамнарында (»Кольцо» сәүдә үзәге), Мәскәү базарында пикетлар уза. Анда теләгән һәркем контракт хезмәте буенча консультация ала ала.
Барлык кызыксынучылар өчен волонтерлар төп мәгълүматны чагылдырган Нокталарда листовкалар тарата.
«Хәрбиләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дәрәҗәсен аңласыннар өчен листовкаларны күбрәк ир-атларга таратабыз. Безнең листовкаларда Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары, ташлама, түләүләр турында укый алалар. Безнең максат — хакыйкатьне күрсәтү һәм халыкны мотивацияләү», — дип сөйли волонтер Ясминә Әхмәтова.
Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләрнең барысы да хәрби комиссариат вәкилләреннән консультация ала ала.
Әлеге патриотик акция «ВСЕ СВОИ» марафонын яклап уза. Ул шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәсми сайтында туры эфирда трансляцияләнә. Анда контракт буенча хезмәт һәм ярдәм чаралары темасына гына түгел, шулай ук спикерлар махсус операция сәяси аспектлары, патриотизм тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре һәм Ватанга хезмәткә карата диннең мөнәсәбәте турында фикер алышачак. Әлеге темаларга фикер алышуда Россия Саклану министрлыгы, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, «Ватанны саклаучылар» фонды, хәйрия оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук Россия Кораллы Көчләре ветераннары, политологлар, тарихчылар һәм төбәк һәм федераль масштабтагы журналистлар катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз