news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контракт буенча хезмәт итүче татарстанлылардан яңа батальон формалаштыралар

Контракт буенча хезмәт итүче татарстанлылардан яңа батальон формалаштыралар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда яңа исемле батальон барлыкка киләчәк. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, аны «Батыр» дип атаячаклар.

Яңа батальонны Самара өлкәсендә формалаштыралар, ул, нигездә, татарстанлылардан торачак. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Яңа мотоукчы батальонын формалаштыру процессы быелның маеннан июнь аена кадәр дәвам итәчәк», - диде ул.

Батальон, нигездә, татарстанлылардан туплана. Әмма искәрмәләр дә бар. Башка төбәкләрдән әлеге батальонга эләгергә теләүчеләргә республика хәрби комиссариатларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип искәртте Сафиуллин.

Батальон 400дән артык кешедән торачак. Махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәргә керешер алдыннан, аларның барысы да хәрби әзерлек узачак.

«Хәрби әзерлек Самара өлкәсендә үтәр дип көтелә. Татарстан матди ярдәм күрсәтәчәк. Батальонга кушылган һәркемгә республика Хөкүмәтеннән – 405 мең, Саклану министрлыгыннан 195 мең сум түләнә. Татарстан Хөкүмәте шулай ук хәрбиләрне формалы кием һәм башка кирәк-яраклар тәэмин итәргә булышачак», - дип хәбәр итте Рөстәм Сафиуллин.

Батальонга унсигез яшьтән узган ир-егетләрне чакыралар. Анда сайлап алу өчен төп критерийлар – хезмәт итү теләге, медицина тикшерүе узу һәм ТР Хәрби комиссариаты аша контракт буенча хәрби хезмәткә язылу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100