Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Контракт буенча хезмәт актуаль һәм кирәкле»: Яшел Үзәндә «ВСЕ СВОИ» пикеты узды
Яшел Үзәндә «ВСЕ СВОИ» марафоны кысаларында контракт хезмәтенә теләктәшлек йөзеннән пикет узды. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, яшьләр оешмалары вәкилләре, шәһәрдә яшәүчеләр кушылды. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Мондый чаралар контракт хезмәтенә кеше җыюга игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итә. Бүген контракт буенча хезмәт актуаль һәм кирәкле. Без барлык сорауларга җавап бирергә һәрвакыт әзер», – диде шәһәр хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Нигездә, пикетта мәгълүмат ир-ат халкына кызыклы, яшьләр сораулар бирә, актив кызыксына.
Бүгенге көндә Яшел Үзән районыннан 200ләп кеше контракт буенча хезмәт итә. Хәрби хезмәткәрләр өчен ярдәм оештырылган, хәрбиләр белән дә, аларның гаиләләре белән дә даими очрашулар үткәрелә. Аларга матди ярдәм күрсәтелә, социаль түләүләр билгеләнгән.
Искәртик, 17 октябрьдә Татарстанда «ВСЕ СВОИ» марафоны кысаларында контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек итү буенча киңкүләмле патриотик акция уза. Марафон көне буе – 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Теләге булган һәр кеше контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавап алачак.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин.
Кызыксынучылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR-код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз