news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контракт буенча махсус хәрби операциягә китүче кайбычлы никахын рәсмиләштерде

Контракт буенча махсус хәрби операциягә китүче кайбычлы никахын рәсмиләштерде
Фото: http://kaibicy.ru/

Кайбыч ЗАГСында контракт буенча хәрби операциягә китәргә җыенучы Илгиз Гыйләҗев һәм Валентина Сергеева язылышты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Илгиз — тумышы белән Төркманстан якларыннан, шунда үскән, укыган, Мары шәһәрендә армиядә хезмәт иткән. Егерме ел элек күченеп кайткан, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләгән. Валентина — Чувашия Республикасының Урмар районыннан. Бу пар унҗиде ел бергә Олы Кайбычта яши, өч балалары бар. Валентинаның олы улы Рамил дә алар янында. Армиядә хезмәт итеп кайткач, юл-төзү ремонтлау оешмасына эшкә урнашкан.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева никахларын теркәгәннән соң, Гыйләҗевларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Ул Илгиз Гыйләҗевның вакытлы һәм дөрес карар кабул итүен, аның ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтүе хөрмәткә лаек дип әйтте. Үзенә һәм гаиләсенә исәнлек-саулык, уңышлар теләде.

Бу көннәрдә Илгиз юлга кузгала. Ростовта өйрәнүләр үтеп, техника һәм корал белән эш итү алымнарын үзләштергәннән соң, махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100