news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Контракт белән хәрби хезмәткә алынуга киртә булырдай авырулар исемлеге үз көченә керде

Гражданнарга Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзүгә киртә булырдай чирләрнең яңа исемлеге 24 сентябрьдә үз көченә керде. Әлеге документны саклану министры Сергей Шойгу 14 сентябрьдә имзалаган иде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Исемлектә 26 авыру бар. Алар арасында — ВИЧ, В һәм С гепатитлары, ачык туберкулезның теләсә нинди формасы һәм башкалар.

Психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә психик чирләр һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар аерым пункт итеп күрсәтелгән.

Моннан тыш, начар күрү дә хезмәткә киртә булып тора.

Документ мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында контракт төзүгә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot