news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Контрафакт продукциядән авторлык хокукы иясенә 502 мең сумлык зыян исәпләнә

Казанның Вахитов районы сәүдә урыннарының берсендә партиясе белән контрафакт дисклар оперативниклар кулына төшкән

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Казанның Вахитов районы сәүдә урыннарының берсендә партиясе белән контрафакт дисклар сатылуы турындагы мәгълүмат буенча шәһрәнең эчке эшләр органнары кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга көрәш бүлеге хезмәткәрләре рейдта “уңыш” җыеп кайткан.

Гадәти сатып алучылар рәвешендә оперативниклар сатучыдан “1С” контрафакт дискларын сатып алганнар. Җинаять турындагы законнар буенча, авторлык хокукларын яки эргәдәш хокуклар объектлары законсыз куллану, әсәрләрнең яки фонограмммаларның контрафакт экземплярларын сатып алу, саклау, сату өчен икенче урынга күчерү кебек үк, РФ ҖКның 146 нчы маддәсе буенча карала. Бу очракта контрафакт продукциядән авторлык хокукы иясенә 502 мең сумлык зыян исәпләнгән, дип хәбәр сала Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе. Әлеге маддәнең санкциясе җинаятьчене 50 мең сумга яки хезмәт хакы кадәр штраф белән бергә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100