news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Контентны үстерү һәм редакцияләр эшендә нейрочелтәрнең катнашуы турында сөйләштеләр

Контентны үстерү һәм редакцияләр эшендә нейрочелтәрнең катнашуы турында сөйләштеләр
Фото: «Татар-информ», Мария Сушкова

Казан янында «Идел» яшьләр үзәгендә бүген һәм иртәгә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контент булдыру буенча стратегик сессия уза. Аны «Татмедиа» АҖ оештырды, ә анда медиахолдингка керүче массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең 100 веб-редакторы һәм SMM-белгече катнаша.

Чараны Дзен.ру сайтында «Новости» проекты партнерлары белән эшләү төркеме җитәкчесе Иван Макаров һәм VKда алга этәрү һәм аналитика юнәлеше җитәкчесе, digital-маркетинг өлкәсендә таргетланган реклама һәм нейрочелтәрләрне интеграцияләүдә махсуслашкан эксперт Николай Афиногенов алып бара.

Бүген Николай Афиногенов Татарстан журналистларына төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының социаль челтәрләре өчен уңышлы контент-стратегиянең төп элементлары турында сөйләде.

Стратегик сессиядә катнашучыларның барысы да аны узу турында сертификат алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot