news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциягә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен илкүләм проектка кадәр киңәйтергә мөмкин

«Конституциягә яшьләр сәясәте турындагы нигезләмәне кертү яшьләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә законнар чыгару өчен нигез булып тора», - диде яшьләр эшләре министры.

Конституциягә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен илкүләм проектка кадәр киңәйтергә мөмкин
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә төзәтмә яшьләр сәясәтенә кагылачак һәм яшьләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен башлангыч нокта булачак. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Конституциягә яшьләр сәясәте турындагы нигезләмәне кертү яшьләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм аларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә законнар чыгару өчен нигез булып тора. Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң яшьләр сәясәтенә бәйле мәсьәлә илкүләм проектка кадәр киңәйтелергә мөмкин», - дип искәртте ул.

Әйтик, үзгәрешләр нигезендә, яшьләр сәясәтенә караган гомуми мәсьәләләр ил һәм аның республикалары, крайлары һәм округларының уртак карамагында булачак.

«Иң мөһиме – яшьләр сәясәте турында федераль закон кабул итү, ул әлегә кадәр юк. Гамәлдәге закон яшьләр белән эшләү тармагының сыйфатлы үсешен тәэмин итәргә, яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр һәм уңайлы мохит тудырырга ярдәм итәчәк», - дип сүзен йомгаклады министр.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Марат Бариев фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр нигезендә беренче тапкыр яшьләр хакында искә алачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100