Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Татарстанда 80 процентка якын кеше тавыш биргән
Республикада тавыш бирүдә барлыгы 2,3 миллионнан артык кеше катнашкан.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашу күрсәткече Татарстанда 79,68 процентны тәшкил иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.
«Без сезнең белән беренче тапкыр тавыш бирүнең бер көн түгел, бер атна дәвам итүе белән очраштык. Бу сайлау участокларында кеше күп җыелмасын өчен эшләнде. Гражданнарның сәламәтлеген коронавирус пандемиясеннән саклау, һичшиксез, үз төзәтмәләрен кертте», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Россия һәм Татарстан халкының бу плебисцитка карата кызыксынуы бик югары булуын билгеләп үтте. Республикада 2,3 миллионнан артык кеше тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз