news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциягә балаларны тәрбияләү турындагы төзәтмә уллыкка алу практикасын хуплаячак

Россиянең төп законына кертелә торган төзәтмә ятимнәрне кайгыртуда дәүләтнең ролен ныгытачак.

Конституциягә балаларны тәрбияләү турындагы төзәтмә уллыкка алу практикасын хуплаячак
Рамиль Гали

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә дәүләт ятим баланың ата-ана вазифасын үз өстенә алып кына калмыйча, гаиләгә уллыкка алу практикасын да хуплаячак. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән әнә шундый фикер уртаклашты.

«Бер яктан, сүз дәүләт учреждениеләре челтәре турында бара, әмма шул ук вакытта безнең илдә соңгы вакытта уллыкка алу тәҗрибәсе дә зур таралыш алды. Төзәтмә - җәмгыять башкарган эшләрне тану. Бу соңгы еллардагы тәҗрибәне үзенчәлекле гомумиләштерү » - дип сөйләде ул.

Вәлиева дәүләт ятимнәр проблемаларыннан читләшми, әмма ул үз гражданнарын да алардан читләшмәскә өнди, дип искәртте.

Шулай итеп, РФ Конституциясенә төзәтмә илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак. Дәүләт ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга карата бурычларны үз өстенә ала.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе төзәтмәләр гражданнарның гомуми иминлегенә һәм җаваплылыгына эшләячәк, дип саный.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Россия Конституциясенең 68нче маддәсенә мәдәниятнең күпмилләтле халыкның уникаль мирасы турындагы төзәтмәне хуплады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100