news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Конституция волонтерлары» Татарстанда 60 меңгә якын кешегә консультация бирде

Иреклеләр илнең Төп законына төзәтмәләр турында 450 меңнән артык белешмә материал тараткан.

 «Конституция волонтерлары» Татарстанда 60 меңгә якын кешегә консультация бирде
Солтан Исхаков

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Конституция волонтерлары» оешмасының Татарстандагы мәгълүмат үзәкләре эше дәвамында ирекле ярдәмчеләр 60 меңгә якын кешегә төзәтмәләр буенча консультация бирде, аларга 450 меңнән артык өләшү материаллары таратылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сөйләде.

«451 мең данә өләшү материалы таратылды. Без үткәргән күзәтүләр нигезендә, Конституциягә төзәтмәләр буенча 60 меңгә якын кеше консультация алды», - диде Айрат Мөбарәкшин.

Ул һәр кешегә берничә тарату материалы тапшырылды, диде.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда Конституциягә төзәтмәләр буенча консультация алу өчен биш мәгълүмат ноктасы булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100