news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституция көнендә Казанда Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар өләштеләр

Быел Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгәнгә 28 ел булды.

Конституция көнендә Казанда Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар өләштеләр
Михаил Захаров

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бүген, 6 ноябрьдә, волонтерлар Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын Республика Конституциясе көне белән котлады һәм аларга Татарстан әләме төсләрендәге тасмалар бүләк итте.

«Безнең акция Татарстан Конституциясе көненә багышланган. Без Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар таратабыз, бу — бөтен республика өчен мөһим көн», - дип белдерде волонтер Сима Карабахциева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Акция берьюлы ике урында - Казанның Бауман урамында һәм Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узды. Анда Казан югары уку йортларыннан һәм көллиятләрдән ун волонтер 500ләп тасма таратты.

Бүләк тасмасын алучылар арасында тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин бар иде.

«Быел бу бәйрәмгә 28 ел тулды. Бу мөһим көн, чөнки Конституция - байрак һәм герб белән беррәттән дәүләт хакимияте атрибутларының берсе. Конституция - безнең республика яши торган закон. Конституция булмаса — республика да булмаячак», - дип аңлатты галим.

Моннан тыш, флешмобта Казанның 186нчы лицее карамагындагы эшләүче лагерь отряды да катнашты. Волонтерлардан истәлекле тасмалар алгач, IV һәм VII сыйныф укучылары урамда кешеләрне бәйрәм белән котлады.

Татарстанның Төп законы Югары Совет сессиясендә 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Татарстан Конституциясе көне - 6 ноябрь, Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне.

Бәйрәм уңаеннан, бүген Казан һәм Түбән Камадагы телевидение манаралары республика байрагы төсләренә керәчәк. Татарстан әләме шулай ук Казан циркы бинасында һәм Европаның иң зур медиафасады — «Ак Барс Арена»да да балкыячак. Моннан тыш, Иннополис шәһәрендәге Технопарк та яшел, ак һәм кызыл төсләргә керәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100