news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конституция буенча тавыш биргәннән соң Путин халык белән туры элемтә оештыра

Россия Президенты иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм халыкара темаларга халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш биргәннән соң Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә оештырырга һәм гражданнарның сорауларына җавап бирергә планлаштыра. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Бу Путинның халык белән аралашуы өчен тулы форматлы туры элемтә булачак», — диде Песков. Ул чараның төгәл вакыты соңрак билгеле булачак, диде.

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү, алдан тавыш бирүне исәпкә алып, 25 июньнән 1 июльгә кадәр булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot