news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституция буенча онлайн-тавыш бирү өчен төбәкләргә гаризалар җибәрергә туры киләчәк

Әлегә рәсми рәвештә тавыш бирү көне билгеләнмәгән.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләре Конституциягә төзәтмә турында закон буенча электрон тавыш бирү үткәрү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә плебисцит датасын билгеләгәннән соң гына рәсми гаризалар бирә ала. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Әлегә рәсми рәвештә тавыш бирү көне билгеләнмәгән», – дип аңлатты Памфилова.

Шул ук вакытта агентлык әңгәмәдәше Үзәк сайлау комиссиясе март аенда Мәскәүнең онлайн-тавыш бирү үткәрү турындагы гаризасын карамаган һәм ул искергән инде, диде. Хәзер башкалага тиешле гаризаны кабат җибәрергә туры киләчәк.

Памфилова шулай ук «бердәм тавыш бирү көнендә булачак сайлауларда Үзәк сайлау комиссиясе илнең бер яки ике төбәгендә генә электрон тавыш бирү технологиясенең беренче пилот проектларын сынап карарга ниятли», - дип искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путин социаль челтәрдә һәм почта аша дистанцион тавыш бирү турындагы законга кул куйганлыгын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100