news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конституция суды яңа субъектларны РФ составына кабул итү турындагы килешүләрне хуплады

Бүген, 2 октябрьдә, Конституция суды Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына кабул итү турындагы халыкара килешүләрнең РФ Конституциясенә тәңгәл килүен таныды. Бу хакта судның сайты хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путинның сорауларына бәйле рәвештә, Конституция суды Россия Федерациясе һәм яңа төбәкләр арасындагы үз көченә кермәгән халыкара килешүләрнең Конституциягә нигезләнүен тикшерү турында карарлар кабул итте. Әлеге карарлар кичекмәстән РФ Президентына тапшырылачак.

Искәртеп узабыз: Россия, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре арасында килешүләр 30 сентябрьдә имзаланды. Азат ителгән территорияләрне Россиягә кушу турындагы карар 23-27 сентябрьдә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot