Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Константиновкадагы яңа «Рауда» мәчетенең имамы журналист Фаил Гыймадов булачак
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган радио алып баручысына имам булу тәкъдиме белән мәхәллә чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Константиновка бистәсендәге яңа «Рауда» мәчетенең имам-хатыйбы «Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов булачак.
«Мәчет мәхәллә инициативасы белән төзелә. Мәхәллә төзү гаризасы миңа апрельдә килде, май–июньдә имам-хатыйбны расладык. Имам-хатыйб мәгълүм кеше. Ул — „Болгар“ радиосы алып баручысы, „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен тәмамлаган Фаил Гыймадов. Бездән аңа хәер-фатиха бар», — диде Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Журналист Фаил Гыймадов үзенең имам-хатыйб буларга ниятләвен раслады.
«Имам булырга мәхәллә һәм Рөстәм хәзрәт тәкъдим итте. Ярдәмчеләрем булыр дип көтелә. Бик авыр эш булыр дип уйламыйм. Радио — гомерлек эшемдер инде ул минем. Шуңа күрә радиодан китү турында әлегә уйлаганым булмады. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Иң мөһиме, мәчет төзелеше», — диде Фаил Гыймадов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, 150 кешегә исәпләнгән «Рауда» мәчете төзелеше, ким дигәндә 2, иң күбе — 5 ел эчендә төгәлләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз