news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константиновка бистәсендә үтерүдә шикләнелүче җиде кеше тоткарланган

Шикләнелүчеләр 22 мартта бер үк вакытта алты адрес буенча тоткарланган.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Константиновка бистәсендә бер ир-атны үтерүдә шикләнелүче җиде кешене тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” 18 декабрьдә билгесез кешеләр йорт подъездында 58 яшьлек ир-атны атып үтерүләрен һәм портфелен алып качуларын хәбәр иткән иде. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының “Төркем белән алдан килешеп үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Оперативниклар үтерелгән ир-атның законсыз рәвештә банк эшчәнлеге белән шөгыльләнүен һәм вакыт-вакыт үзе белән зур күләмдә акча йөртүен ачыклаган. Биредә җинаять сәбәбе итеп шул эшчәнлек каралган.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре үтерелгән кешенең якыннары, коллегаларыннан сораштырган, аның хезмәтеннән файдаланган кешеләрне тапкан. Нәтиҗәдә, өч тәүлектән соң, җинаять кылуда шикләнелүчеләр ачыкланган. Алар Казандагы бурычларны кайтару буенча бер оешма әгъзалары булып чыккан. Алар артыннан тәүлек әйләнәсе күзәтү оештырылган.

Шикләнелүчеләр 22 мартта бер үк вакытта алты адрес буенча тоткарланган. Оператив хезмәткәрләргә Татарстан Росгвардиясе отряды һәм “Гром” хезмәткәрләре, кинологлар, криминалистлар ярдәмгә килгән.

Тентү вакытында ике көпшәле обрез, патроннар, ТТ пистолеты һәм башка кораллар табылган. Шулай ук радиостанция, кул богаулары, битлекләр, пневматик һәм травматик кораллар табылган.

Полицейскийлар тикшерү барышында биш шикле кешенең тагын бер җинаятькә – 51 яшьлек ир-атны урлауда катнашы барлыгын ачыкланган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тоткарланучыларның барлык кылган җинаятьләре буенча өстәмә мәгълүматларны ачыклый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100