Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Константин Яковлев: Чуаш мәктәбендә чуаш телендә бер сүз ишетмәдек
Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе милли мәктәпләрдә балаларның туган телләрендә сөйләшмәү мәсьәләсен күтәрде.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев милли мәктәпләрдә туган телдә белем бирүнең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавына басым ясады. Ул бу хакта Чаллыда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы президиумының күчмә утырышында әйтте.
«Төрле район-шәһәрләргә визит кысаларында милли белем бирү оешмаларында булырга туры килә. Безгә искиткеч матур балалар бакчалары, искиткеч мәктәпләр күрсәтәләр. Алар барысы да хөкүмәтебез һәм Президентыбыз тырышлыгы белән эшләнә дип саныйм. Ләкин мин мәктәп җитәкчеләренең туган телдә белем бирүне тиешенчә үтәмәүләрен билгеләп үтәр идем. Балалар туган телләрендә сөйләшми.
Мәсәлән, тулысынча чуаш мәктәбендә булып, чуаш телендә бер сүз ишетмәдек. Ә җитәкчелек, район башлыгы мактый бу мәктәпне. Мәктәпнең элмә тактасы да туган телдә язылмаган, шулай булгач «туган тел» дип нәрсә турында сөйләшәбез без?» — диде ул.
Константин Яковлев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итүен искә төшерде һәм җитәкчеләргә әлеге мәсьәләгә күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз