news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константин Цицин Татарстанга янә сынау мәйданчыгы булырга тәкъдим итте

Бу юлы - социаль найм шартларында торак тәкъдим итү программасын тормышка ашыруда

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). ТКХны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин Татарстанга чираттагы тапкыр сынау мәйданчыгы булырга тәкъдим итте. Бу юлы гражданнарга коммерцияле булмаган (социаль) найм шартларында торак тәкъдим итү программасын тормышка ашыруда. Биредә, К.Цицин ассызыклаганча, "хәлиткеч карар" табарга кирәк.

Ул искәртеп узганча, 2015 елның 1 мартыннан Россиядә торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана, бу коммерцияле булмаган найм механизмын эшләтеп җибүрү мөмкинлеген бирә.

"Моның өстенлеге нидә дип сорыйсызмы? Хокук югалту куркынычы юк, бу муниципалитетлар милкендә калучы муниципаль торак.  Аварияле торактан күчерү программасы өчен генә түгел, башка социаль программаларга туры килгән маневр фонды пәйда була. Бу тиз арада социаль яшәү фонды булдырырга мөмкинлек бирә". "

Хәзер бик катлаулы вакыт, кызганычка, торак төзелеше кимүне көтәргә кирәк. Мондый дәүләт программаларын тормышка ашыру яңа торакны файдалануга тапшырырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте К.Цицин.

Ул якын арада эшче төркем оештырырга тәкъдим итте, анда ТКХ фонды һәм Татарстан белгечләре керәчәк. Алар социаль найм механизмнарын эшләтеп җибәрү һәм коммерцияле найм буенча бирелгән торакта яшәгән өчен ставка, социаль торак фонды белән идарә итү ысулы кебек моңа бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле норматив база эшләү белән шөгыльләнәчәк. Бу механизмны 2015 елның икенче яртысында эшләтеп җибәрү ниятләнә.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100