news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Константин Толкачев Невский ордены белән бүләкләнде

Башкортстан корылтае рәисен Иннополиста узган утырышта котладылар.

Константин Толкачев Невский ордены белән бүләкләнде
архив/Владимир Васильев

(Иннополис, 27 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Россия дәүләтчелеген ныгытудагы казанышлары, парламентаризм үсеше һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев Александр Невский ордены белән бүләкләнде.

Орденны аңа Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot