Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Константин Толкачев вафат булу сәбәпле, Марат Әхмәтов кайгы уртаклашты
Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае Рәисе Константин Толкачев вафат булу сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов кайгы уртаклашты. Кайгынамә Башкортстан парламенты депутатларына юлланган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үзе исеменнән Толкачевның гаиләсенең, туганнарының һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашты.
Телеграммада Константин Толкачевның егерме елдан артык Башкортстан парламентын җитәкләгән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булуы әйтелә. Аның төбәкне һәм илне үстерүгә зур өлеш кертүе ассызыклана.
Шулай ук Толкачевның үзен абруйлы сәясәтче һәм инициативалы җитәкче буларак күрсәтүе, социаль-икътисади үзгәрешләрнең хокукый базасын формалаштыруда катнашуы, этникара татулык һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүе билгеләп үтелә.
Марат Әхмәтов Константин Толкачевның якты истәлеге аның белән таныш булган һәм бергә эшләгән һәр кешенең күңелендә сакланачак, дип ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз