news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Константин Малышев “Сувар” чуаш газетасының киләчәген яшьләр белән эшләүдә күрә

^Константин Малышев “Сувар” чуаш газетасының киләчәген яшьләр белән эшләүдә күрә

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанда нәшер ителүче “Сувар” чуаш газетасы өченче ел рәттән 5 мең данә тираж белән чыгып килә. Барлык чуаш газеталары арасында бу даими тираж лидерлыкны алган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә газетаның баш мөхәррире Константин Малышев хәбәр итте.

“Редакциябез артык күп керем белән мактана алмаса да, без нинди юнәлештә эшләргә кирәклекне анык аңлыйбыз. “Сувар” төрле төбәкләргә таралган чуаш милләте вәкилләрен берләштерерлек бәйләүче буын булып тора”, - дигән фикерләре белән уртаклашты ул. Әдәбият һәм Сәнгать елы уңаеннан, тиздән “Заря” әдәби-нәфис альманах чыгару өстендә әзерлек эше алып барыла һәм анда Татарстанда иҗат итүче язучыларның әсәрләре тупланачак.

К. Малышев әйтүенчә, “Сувар”, сәяси-иҗтимагый газета буларак, гаилә өчен файдалы басма да. “Сувар” газетасы – һәр чуаш гаиләсендә” эпиграфы белән басылып килүче бу басмада ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшьләр өчен рубрикалар яшәп килә. Киләчәктә газетаның интернет-версиясен булдыру, алда торган бурычларның берсе. “Башта ул чуаш телендә барлыкка килсә, соңрак аның рус теленә тәрҗемәсе дә эшләнергә тиеш”, - дип белдерде ул.

“Чуашлар Татарстанда” китабына кертеләчәк мәгълүматның 30 проценты шушы редакция тарафыннан әзерләнгәнлеге турында да хәбәр итте К. Малышев. Библиографик сүзлек рәвешендә дөнья күрәчәк бу хезмәт 3 мең данә тираж күләмендә чыгачак.

“Иртәгеге укучы турында кайгырту бүген үк зарур, шуңа күрә, төп игътибарны яшьләр белән эшкә юнәтергә кирәк”, - дигән серне дә ачты мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot