news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Константин Колпаков: KazanForum – халыкара хезмәттәшлекнең иң төп мәйданчыкларының берсе

KazanForum – төрле юнәлешләр буенча халыкара хезмәттәшлек өчен әһәмиятле мәйданчык. Ул Россия һәм ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлектә аерым әһәмияткә ия. Бу фикерне «Татар-информ» журналистына Россия Тышкы эшләр министрлыгының Күпкырлы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты бүлеге җитәкчесе Константин Колпаков әйтте.

«KazanForum – төрле юнәлешләр, аеруча икътисади юнәлештә, халыкара хезмәттәшлек өчен әйдәп баручы мәйданчыкларның берсе. Әлеге мәйданчык зур мөмкинлекләр бирә, быел ул үзенең федераль статусын тагын бер кат дәлилләде», – диде ул.

Моннан тыш, мөселман республикасы буларак, Татарстан факторы да Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән хезмәттәшлектә булыша. Бу дәүләтләрдән килгән кунакларга Казанда булу бик уңайлы.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot