news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константин Чеченев: Яңа территорияләрдәге һәр мәктәптә Җәлил һәм Тукай китаплары бар

Константин Чеченев: Яңа территорияләрдәге һәр мәктәптә Җәлил һәм Тукай китаплары бар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия китап бастыручылар ассоциациясе җитәкчесе Константин Чеченев сүзләренчә, Россиягә кушылган яңа территорияләрдәге (ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре) һәр китапханәдә татар язучыларының китаплары бар. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә сөйләде.

«Кызыл мәйданда узган китап күргәзмәсендә яңа территорияләргә әдәбият җиткерү темасы күтәрелде. Без яңа территорияләрдәге барлык китапханәләрне китаплар белән тәэмин иттек. 2 миллионнан артык данә китап тапшырылды. 260 мең китап оператив рәвештә, үз ресурслары хисабына «Идел-Пресс» бастырып чыгарды. Бик зур рәхмәт, оператив эш күрсәттеләр. Татарстан китап нәшрияты бастырган Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай китаплары яңа территорияләрдәге барлык мәктәпләрдә дә бар. Милли язучыларның китаплары яңа территорияләрдәге барлык китапханәләргә барып җитүне бик җитди эш дип саныйм», – дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, Татарстан китап бастыру буенча Россиядә – дүртенче, ә милли республикалар арасында беренче урында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100