news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Константин Чеченев: Китап бастыру буенча Татарстан алдынгы урында

Россия китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев нәшер ителгән китаплар саны буенча Татарстанның алдынгы булуын әйтте.

«Республикада узган ел якынча йөзгә якын оешма басмаларының нөсхәләрен Кызыл палатага тапшырды, бу бик зур күрсәткеч. Мин гаҗәпләндем. Аңлашыла, Татарстан китап нәшрияты кебек лидерлар бар, әмма университетлар да күп бастыра бит әле. Татарстан китап бастыру буенча Россиядә дүртенче урында. Ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсеннән генә калыша», - диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында.

Аның фикеренчә, яшьләр арасында китап укуга кызыксыну уятырга кирәк. «Хәзер яшьләр вакытларын социаль челтәрләрдә уздыра», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot