news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Консерватория студенткасын опера солистларына тиң дип бәяләделәр

Консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллина Сөмбел Ситдыйкованы музыкаль яктан да, тавыш ягыннан да чын профессионал дип саный.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Сөмбел Ситдыйкова опера солистларына да катлаулы булган программаны бик уңышлы башкара алды, дип саный Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенең профессоры Зилә Сөнгатуллина. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында яшь җырчының әдәби-музыкаль кичәдә хәбәр итте.

Сөмбел Ситдыйкова – Казан дәүләт консерваториясенең бишенче курс студенты, халыкара конкурслар лауреаты. Ул кичәдә шактый киңкырлы программа тәкъдим итте, чарада Европа, рус, татар композиторлары язган әсәрләр башкарылды. Рояльдә халыкара конкурслар лауреаты Екатерина Болотнова уйнады.

“Сөмбел миндә беренче курстан бирле укый. Ул талантлы, матур тавышлы, табигате буенча чын татар кызы. Сөмбел шул хәтле тыйнак, тәрбияле һәм әдәпле, укуга карата да җитди карый. Әле май ахырларында аның дәүләт имтиханын тапшырасы бар, тиздән консерваторияне тәмамлый, Алла боерса. Биш ел аралыгында Сөмбелне бик күп эшләде дияр идем. Бу аның беренче концерты гына түгел, консерваториянең опера студиясендә куелган һәр спектакльдә җырлады. Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсыннан Сусылу, Петр Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Ольга, Вольфганг Моцартның “Дон Жуан” операсыннан Донна Анна партияләре дисеңме... Ул хәтта опера солистларына да катлаулы! Сөмбел һәрвакытта да бик уңышлы башкарды. Консерваториянең опера студиясеннән тыш, ул күп кенә конкурсларда да катнаша килде”, – дип белдерде Зилә Сөнгатуллина.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры сүзләренә караганда, ул Сөмбелне беренче тапкыр аның Казан музыка училищесында укыган вакытында ук күреп алган. “Сөмбел Салих Сәйдәшев исемендәге республикакүләм вокалистлар конкурсында катнашкан иде. Аның сәләте шунда ук күренеп торды, әле яшь, аңа тагын үсәсе бар әле, дип без аңа дипломант дәрәҗәсен бирдек. Ә 2017 елда үкәрелгән шул ук конкурста Сөмбел беренче урынны алды. Мин аны музыкаль яктан да, тавыш ягыннан да чын профессионал дип саныйм”, – диде Зилә Сөнгатуллина.

Профессор яшь җырчыларга тавышларын сакларга киңәш итте. Аларга баштан ук авыр программа башкарырга кирәкмәгәнлеген искәртте: “Сөмбел шактый зур, катлаулы программаны башкарды. Бер концертта беркем дә шулкадәр дәрәҗәдә авыр әсәрләр куймый. Тәҗрибәсе аз булган башкаручыларга киңәш итмәс идем, азрак гына үзеңне сакларга да кирәк бит әле”, – диде ул.

Профессор Сөмбел Ситдыйкованың киләчәге өчен борчылуын яшерә алмады. “Сөмбелнең алга таба аспирантурага укырга керәсе килә, күңелем белән борчылам. Ул бит Тукай районнын килгән гап-гади авыл кызы. Шундый югары классик әсәрләренә кадәр үсеп җиткән икән, ул бик зур хезмәт! Талантлы кешегә 90% хезмәт кирәк. Ә Сөмбелдә бөтен нәрсә дә бар. Аның киләчәге яхшы булуын телим, бөтен теләкләре кабул булсын, үзенең талантын тормышка ашырсын, иң мөһиме, эш урыны табылсын дигән теләктә калам”, – диде йомгаклап сүзен Зилә Сөнгатуллина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100