news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конкурста җиңгән Менделеевск фермеры Германиядә һәм Австриядә булып кайтты

Татарстан делегациясе ул илләрнең терлекчелек фермаларында булып, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнгән.

 (Менделеевск, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Менделеевские новости”). Татарстанның Менделеевск районы Камай авылы фермеры Реналь Әгълиев Германиядә һәм Австриядә булып кайтты. Республика конкурсында “Иң яхшы механизатор” номинациясендә җиңүе аңа шундый мөмкинлек биргән. Ул әлеге сәфәргә юллама белән бүләкләнгән, дип хәбәр итә “Менделеевские новости” газетасы.

Татарстан делегациясе ул илләрнең терлекчелек фермаларында булган, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнгән. “Мин аларның эшен карап, үзем өчен мөһим нәрсәләрне мыегыма чорнап куйдым. Чит илләрдәге коллегаллардан өйрәнер нәрсә күп”, - дип, фермер сыр ясаулары аеруча тәэсирләндерүен әйтә. Бу сөт продуктын ясау технологиясе, кулланыла торган рецептлар буыннан-буынга тапшырылуы үзенчәлекле, ди ул.

Шулай ук Германиядә үрчетелә торган мөгезле эре терлек токымнары, андагы фермалар, сыерларны ничек итеп савулары һәм башкалар турында сөйләп, иң истә калганы – пөхтәлек һәм җаваплылык, ди. “Без, абыйлы-энеле Әгълиевлар, шуңа омтылачакбыз. Бу сәфәр минем өчен алга таба омтылыш этәргече булды”, - дип фикер уртаклашты фермер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100