news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең педагогик вузларында бюджет урынына конкурс 15 гаризага кадәр арткан

Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы педагогик югары уку йортларының бюджет урыннарына конкурс 2026 елда бер урынга 15 гаризага (узган ел - 12 гариза) кадәр арткан. Бу хакта ТАСС агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, педагогик юнәлешләргә Бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ) нәтиҗәләре югары булган абитуриентлар укырга керә. Кабул ителгәннәрнең уртача балы 70тән артып китә.

Шул ук вакытта, Мәгариф министрлыгында абитуриентларны югары уку йортлары арасында бүлү тигез булырга мөмкин түгел дип аңлаттылар. Сайлау хокукына ия булган абитуриент берничә университетта бюджет урыннарына дәгъва кыла һәм конкурс процедураларыннан соң вариантларның берсендә туктала ала.

Илнең барлык университетларында бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программалары буенча педагогик һөнәрләргә һәм әзерлек юнәлешләренә 1,1 миллионнан артык гариза бирелгән.

«Шул ук вакытта, дәүләт укытучылар әзерләү өчен шактый күләмдә бюджет урыннарын максатчан рәвештә бүлеп бирә: 25 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, «Педагогик белем бирү (ике әзерлек профиле белән)» юнәлеше бюджет бүлегенә кабул ителгән абитуриент саны буенча барлык белгечлекләр арасында беренче урынны биләде», – диелә ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot