Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» конкурсы башлана
Бүген Казанда яшь башкаручыларның «Яңа дулкын 2026» («Новая волна 2026») халыкара популяр музыка конкурсын ачу тантанасы була. Концерт һәм бәйге программалары 20-26 августта «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә төзелгән New Wave Hall залында узачак.
«Яңа дулкын» Татарстан халкына һәм кунакларына җиде уникаль музыкаль кичә (иң популяр башкаручылар катнашында конкурсны ачу һәм ябу тантаналары, Игорь Саруханов һәм Юрий Антоновның иҗат кичәләре, Раймонд Паулсның юбилеена багышланган концерт, жюри әгъзалары премьералары кичәсе, Россия эстрадасы йолдызларының гала-концерты) бүләк итәчәк. Ә иң мөһиме - бәйге программалары, анда яшь башкаручылар үзләренең вокаль сәләтләрен күрсәтә», - диелә чараны оештыручылар хәбәрендә.
Быел конкурста дүрт илдән 12 башкаручы катнаша: Флора Бичахчян (Әрмәнстан), София Рустамова (Беларусь), ӘМРЕ (Казахстан), Аркадий Евтушенко (Россия), Анастасия Иванова (Россия), Игнат Изотов (Россия, Татарстан), Лист (Россия), Артем Миньков (Россия), Милана Пономаренко (Россия), Ника Терентьева (Россия), ISTOKIYA (Россия), TROFIM GRANN (Россия).
Бәйгенең жюри рәисе - Россиянең халык артисты, продюсер һәм композитор Игорь Крутой. Жюрига шулай ук Игорь Матвиенко, Филипп Киркоров, Игорь Николаев, Лолита, Олег Газманов, Алсу, Ани Лорак, Алексей Чумаков, Anna Аsti, Дмитрий Лорен, Люся Чеботина кергән. Музыкантлар конкурста катнашучыларның чыгышларын 6дан 10 баллга кадәрге система буенча бәяли.
Фестивальнең беренче көнендә New Wave Hall сәхнәсендә Филипп Киркоров, Алсу, Игорь Крутой, Полина Гагарина, Сергей Лазарев, Anna Asti, Дима Билан, Ани Лорак, Александр Буйнов, Лариса Долина, Артур Пирожков, Artik & Asti, Люся Чеботина, Анна Егоян, Виктория Черенцова, Татьяна Куртукова, Роза Зергерли, Мот & By Индия, Юлианна Караулова, Tasso, Владимир Иванов (Xippo), Игорь Крутой академиясе хоры, шулай ук «Яңа дулкын 2025» җиңүчесе Александр Лим чыгыш ясаячак.
Концерт программасын Лера Кудрявцева һәм Сергей Лазарев алып бара.
Конкурсның төп бүләге - «Бәллүр дулкын» сыны.
«Яңа дулкын 2026» бәйгесенең приз фонды 9 миллион сум тәшкил итә. Конкурс лауреатлары истәлекле дипломнар һәм фестиваль партнерларыннан махсус бүләкләр алачак. Моннан тыш, тамашачылар мәхәббәте призы да тапшырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз