Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конгресста туган як тарихына багышланган китаплар белән таныштыралар
Презентация 2018 елның апрель аенда узачак Бөтенроссия Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына әзерлек булып тора.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә туган як тарихына багышланган басмаларның презентацияләрен оештыра. Чарада «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китапларын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапларны халыкка тәкъдим итү Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы утырышы кысаларында уздырыла. Чара 2018 елның апрель аенда узачак Бөтенроссия Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына әзерлек булып тора.
Презентация 26 гыйнвар көнне 14:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында узачак (К. Маркс урамы, 38/5 ).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз