news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конгресста Камышлы җитәкчеләре кунакта

Камышлы борынгы татар авылы. Быел ул үзенең 430 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Ринат Закиров Самара өлкәсе Камышлы районы хакимияте башлыгы Рафаэль Камил улы Баһавутдинов һәм аның ярдәмчесе Раил Мөхәмәт улы Шакуровны кабул итте.
Камышлы борынгы татар авылы. Быел ул үзенең 430 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Ә район үзәге булып Клявлинодан аерылып чыгуына киләсе елга 20 ел булачак. Самара өлкәсенең Камышлы районы халкының 85 проценты татарлар. Биредә унсигез татар авылы бар. Бу районның Ярмәк авылы “Ак каен” ансамбле белән дан тота. Аларның “Ярмәк вагы” биюен бөтен татар дөньясы белә. Халык исемен йөрткән, туксан еллык тарихы булган театрлары бар. Әлеге як Зыя Ярмәки, Әнвәр Даутов, Рөстәм Мингалимне биргән.
Килгән кунаклар райондагы милли тормыш турында сөйләделәр. Киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә башкарачак эшләргә планнар кордылар. Июнь аенда узачак милли бәйрәмебез сабантуена чакырдылар.
БТК БК рәисе Ринат Закиров район җитәкчеләренең милли тормыш белән янып йөрүләрен хуплады, киләчәктә матур гамәлләрне бергәләп башкарырга вәгъдә бирде. Сөйләшү эшлекле төстә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot