Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конгрессның Башкортстандагы вәкиллеге «Бәдән ни дәшә?» дигән яңа проект әзерли
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Уфа җәмәгатьчелегенә «Бәдән ни дәшә?» («Что говорит тело?») дип аталган яңа проект тәкьдим итте.
«Проект кысаларында беренче очрашу «Сәламәт тән тиресе» дип аталды, тире белән бәйле авырулар медицина һәм психология күзлегеннән каралды. Онколог, хирург Гөлнур Нигманова тире авырулары төрләре, сәламәтлек саклау серләре белән бүлешсә, мин нейродермит, псориаз һ.б. кебек чирләрнең психосоматикага бәйлелеге, барлыкка килү сәбәпләре, профилактика мәсьәләсен күтәрдем», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Гөлшат Сафина.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, «Бәдән ни дәшә?» проектының максаты – милләтне сәламәтләндерү, үз өлкәсе белгечләреннән җәмәгатьчелеккә файдалы мәгълүмат җиткерү һәм татар зыялылары арасында яңа йөзләр ачу.
Оештыручылар бу юнәлештәге чараларны медицинаның төрле өлкәләрендә эш алып барган табиблар белән аена бер тапкыр үткәрергә ниятли. Проект аудиоподкаст буларак та тәкъдим ителер, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз