news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конгрессның VI съездында Татарстан һәм Федераль Үзәк арасындагы килешү хакында сүз була

Съезд үз сүзен әйтер дип уйлыйм, чөнки бу турыда әйтмәсәң, махсус дәшми калган кебек килеп чыгачак, ди Ринат Закиров.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Август аенда Татарстан һәм Федераль Үзәк арасында төзелгән килешүнең вакыты чыга. Əлеге мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессының VI утырышында да күтәрәчәкбез, диде бүген матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

"Шартнамә мәсьәләсе – ул җәмәгать оешмасының төп эше түгел. Бу дәүләт органнары эшчәнлегенә карый. Шулай булуга да карамастан, ул безнең халкыбызның тормышы белән бәйле. Съезд үз сүзен әйтер, дип уйлыйм. Чөнки бу турыда әйтмәсәң, махсус дәшми калган кебек килеп чыгачак. Ул – яшәешебез, киләчәгебез, республикабызның киләчәге", – диде Ринат Закиров.

Билгеле булганча, съезд 2-6 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 1054 кеше чакрулы.

news_right_1
news_right_2
news_bot