Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Конгресс татарстанлылар Конституциягә үзгәрешләрне хуплар дигән ышаныч белдерде
Конституция законында безнең тормыш, якыннарыбыз тормышы, безнең халыкның тормышы һәм илебезнең киләчәге чагылыш таба. Конституция буенча яшәү һәм аны үзгәртү, ул — безнең эш, диелгән хәбәрдә.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү белән бәйле мөрәҗәгате чыкты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
«Татарлар күпмилләтле Россиянең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Без илебезнең барлык халыклары белән бергә тирән социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр аша уздык, сынау елларында Ватан бәйсезлеген якладык.
Бүгенге иҗтимагый үсеш шартларында безнең уртак кыйммәтләрне, гореф — гадәтләрне һәм бердәмлекне саклап калу, тотрыклылык һәм иминлек гарантияләрен киңәйтүгә, илнең куәтен-уртак йортыбызны ныгытуга ярдәм итү бик мөһим. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән.
Илнең төп документында гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә һәм медицина ярдәменә, дәүләт суверенитетын һәм тарихи дөреслекне яклауга, Россия халыкларының уникаль мәдәни мирасын саклауга өстенлек бирүне раслау барлык гражданнар мәнфәгатьләренә дә хезмәт итә.
1 июль көнне гомумроссия тавыш бирү барышында Бөтендөнья татар конгрессы татарстанлылар һәм ватандашларыбызның актив гражданлык позициясен күрсәтәчәкләренә һәм әлеге төзәтмәләрне хуплаячакларына ышаныч белдерә.
Конституция законында безнең тормыш, якыннарыбыз тормышы, безнең халыкның тормышы һәм илебезнең киләчәге чагылыш таба. Конституция буенча яшәү һәм аны үзгәртү, ул — безнең эш», - диелгән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз