news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конгресс: Әфганстан, Пакистан, Иранны берләштергән Азия татарлары берлеге төзелә

«Әфганстанда фарсы-татар сүзлекләрен булдыру мәсьәләсе бар. Яңа оешкан хөкүмәт белән берлектә мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе күз уңында тотыла», - диде ул.

Конгресс: Әфганстан, Пакистан, Иранны берләштергән Азия татарлары берлеге төзелә
Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында Азия илләре татарларының берлеген булдырырга теләве турында әйтте.

«Азия илләре татарларының берлеген булдырырга телибез. Моның өчен юридик документларны әзерлибез. Барлык Азия илләре белән татарларның берлеген төзиячәкбез. Ул Европа татарлары мисалында аерым эшләп китәчәк», - диде ул.

Аның әйтүенчә, Әфганстан, Пакистан, Иранны берләштергән берлек төзеләчәк. «Милләт буларак, Әфганстанда - 3 миллион, Иранда – 1 миллион, Пакистанда 2 миллион татар бар. Рәсми саннар шушы. Әфганстанда фарсы-татар сүзлекләрен булдыру мәсьәләсе бар. Яңа оешкан хөкүмәт белән берлектә мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе күз уңында тотыла. Бүгенге көндә аның методик әсбаплары да әзерләнә», - дип аңлатты Данис Шакиров.

Шулай ук, ул Төркиянең Истанбул шәһәрендә Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте белән берлектә аерым фәнни-гамәли конференция уздырулары турында да искәртте. «Искешәһәрдә Сабантуй уздырылачак. Ул чара 3-4 июньгә билгеләнгән», - диде.

«Европа татарларының альянсын камилләштерергә телибез. Алар Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә тора, безнең канат астында эшләп килә», - дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100