news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конго тышкы эшләр министры: БРИКС саммиты Россиянең изоляциядә булмавын күрсәтте

Конго тышкы эшләр министры: БРИКС саммиты Россиянең изоляциядә булмавын күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда БРИКС саммитын уңышлы уздыру Россияне изоляцияләү барып чыкмаганлыкны күрсәтте. Бу хакта Россия-Африка партнерлыгы форумының беренче министрлар конференциясе кысаларында Россиядәге коллегасы Сергей Лавров белән сөйләшү барышында Конго Республикасы тышкы эшләр, Франкофония һәм чит илләрдә Конго халкы эшләре буенча министры Жан-Клод Гакосо рус телендә белдерде.

Сөйләшүнең бу мизгеленнән видеоязманы РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова телеграм-каналында урнаштырды.

«Россияне Казанда БРИКС саммитын уңышлы уздыру белән котлыйм. Халыкара мәйданда Россиянең дипломатик уңышын билгеләп үтәсем килә: бик күпләр Россия дипломатик изоляциядә, дигән иде, хәзер исә барысы да бөтен дөньяның яртысы диярлек Казанда җыелганны күрде», - диде Конго дипломаты.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Кунаклар арасында Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо да булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100