news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде
Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Халыкара аэропортта кунакны Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Мәртәбәле кунакка чәкчәк белән икмәктән авыз итәргә тәкъдим ителде.

«РФ Казанда БРИКС саммитын оештыра, һәм Конго республикасы бу чарада иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк», — дип алдан хәбәр иткән иде Африка иле министры Дени-Кристель Сассу-Нгессо. Бу хакта ТАСС язган иде.

Бүген Казанда БРИКС саммиты старт ала, ул өч көн дәвам итәчәк. Чара рәсми булмаган төшке ашка килүче катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасыннан башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100