news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конго Президенты «Крокус» терактыннан соң Путинга кайгы уртаклашуын белдерде

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо телефон аша сөйләшкәндә Россия Президенты Владимир Путинга Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» сәүдә үзәгендә булган теракт белән бәйле тирән кайгы уртаклашуын белдерде.

«Конго Республикасы Президенты «Крокус Сити Холл»да булган варварлык террорчылык акты белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе белән тирән кайгы уртаклашты һәм теләктәшлек хисләре белдерде», — дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.

Шулай ук сәясәтчеләр 2023 елның июлендә Россия – Африка саммитында ике лидерның очрашуы нәтиҗәләре буенча ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты. Дени Сассу-Нгессо Конго Республикасында йогышлы авырулар таралуны бетерү буенча Россия эпидемиологларының эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100